“Хәзинә” шәкертләре китапханәдә кунакта

27 нче февраль “Хәзинә” клубының нәни шәкертләре татар милли китапханәдә кунакта булып кайттылар.

3-4 яшьлек сабыйлар тәүге тапкыр экскурсиягә чыгып, китапханәдә татар матбугатының ана телендә чыккан иң яңа, заманча китаплары белән таныштылар, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар. Соңыннан балалар мастер-класста катнаштылар һәм өстәл уеннарын уйнадылар. Балаларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә исә үзләрен “зур кеше” итеп тоюдан бәхет күренә иде.

Милли мохиткә сабыйларны
иң кечкенәдән өйрәтүне мөһим дип саныйбыз, мондый экскурсияләрне даими оештырып торыру планыбызга кертелгән.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *