“Намаз уку җиңел ул” проектын тәкъдим итү мәҗлесе үтте

Яр Чаллы шәһәренең Опен сити рестораны конгресс-холында шәһәркүләм “Намаз уку җиңел ул” проектын тәкъдим итү мәҗлесе үтте.
Анда намаз укырга өйрәнергә теләге булган 18 яшьтән алып 70 яшькә кадәрле 150гә якын шәһәрдәшебез катнашты.
Мәҗлеснең ике имам-мөхтәсиб – Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов чыгышлары белән башланып китүе чараның җирлегебез өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте.
“Безнең мондый чараны уздырырга омтылып караганыбыз булды, әмма ул дәвамлы булмады. Бу юлы, Ин шә Аллаһ, проект еллар дәвамында эшләр дип өметләнәбез. Чөнки шәһәрдәшләребез моны көтте, алар моңа хәзер әзер”,- дип белдерде Әлфәс хәзрәт.
Намазның ачкычы – тәһарәт, җәннәтнең ачкычы – намаз. Әлеге ачкычлы булу, ягъни намазга өйрәнүнең авыр түгел, киресенчә җиңел икәне һәр чыгышта кызыл җеп булып барды.
Проект җитәкчесе Басыйр әфәнде сүзләренчә, намазга җиңел итеп шәһәребезнең 5 мәчетендә – Ихлас, Тәүбә, Чаллы Яр, Чишмә, Җәмигь һәм Тәрбия үзәгендә өйрәнергә мөмкин булачак. Уку татар һәм рус телләрендә, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла. Дәресләрне имамнар һәм тәҗрибәле педагоглар уздыра. Укулар 14 сентябрьдән 5 октябрьгә чаклы һәр шимбәдә уздырылачак. Курсларны тәмамлаучыларга шәһәдәтнамәләр ташырылачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *