“Сөембикә” мәчетенең рәсми ачылыш тантанасы булып үтте

17 август көнне истәлекле вакыйга – шәһәрдә “Сөембикә” мәчетенең рәсми ачылыш тантанасы булып үтте. Чара 11:00 сәгатьтә “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы һәм Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбановның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылганнан соң, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Харисов Винер Хәмит улы җыелган кунакларны сәламләде һәм мәчет ачылышы белән тәбрикләде. Илфар хәзрәт мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткергәннән соң, мәчет имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтовка “Мөфтиятнең 30 еллыгы” медален, “Сөембикә” мәчете активы һәм иганәчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин үзенең чыгышында җыелган кунакларны “Сөембикә” мәхәлләсенең барлыкка килү һәм мәчет төзелешенең кыскача тарихы белән таныштырды. Соңрак Әлфәс хәзрәт мөхтәсибәт исеменнән мәчет активы белән иганәчеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шушы ук күркәм гамәл Рәис хәзрәт тарафыннан да башкарылды – мәчет төзелешендә һәм эшчәнлегендә актив катнашучылар олуг рәхмәт сүзләренә лаек булды. Тантана өйлә намазыннан соң аш өстәле янында җылы әңгәмә белән дәвам итте.
Шушы ук көнне Илфар хәзрәт Хәсәнов шәһәрнең “Җәмигъ” мәчете төзелеше белән танышты һәм ГЭС мәхәлләсе мәчетен зиярәт итте.

« из 2 »

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *