Корбан ашлары уздырылды

18 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Әбүзәр”мәчете ашханәсендә сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен Корбан ашы уздырылды. Хәйрия ашын сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге “Мәрхәмәт йорты/Дом добра” оештырды. “Ихсан” хәйрия фонды корбан ите белэн тәэмин итте. Әлеге чараны уздыруда “Рамадан” хәйрия оешмасы да зур ярдәм күрсәтте.

19 июнь көнне “Опен Сити” ресторанында уллары СВО-да булган, һәм дә һәлак булган аналар өчен узган Корбан ашы үткәрелде. Мәҗлескә килгән кунаклар шәһәребез мөхтәсибәтенә, оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *