“Асылташ” приюты балалары өчен мәчеттә экскурсия уздырылды

16 июнь көнне Җиңү паркында шәһәркүләм Корбан бәйрәме үткәрелде. Аның дәвамында төрле уеннар, ярышлар һәм мастер-класслар белән берлектә үз эш осталары өчен ярминкә дә оештырылган иде. Мәшһүр булган хәдистә: «Сәдакадан Аллаһ колының малы кимемәс», дигән Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе булсын). Икенче бер хәдистә исә: “Кем мәчет салса, Аллаһ аңа оҗмахта йорт салыр”, диелгән. Шушы сүзләрне истә тотып, бәйрәм дәвамында сәүдә кылучылар үзләренең кергән кеременең бер өлешен Җәмигъ мәчете төзелеше файдасына бирделәр. Әлеге күркәм гамәлне кылучылар арасында “Асылташ” балалар приютыннан килгән балалар дә бар иде. Алар үз куллары белән ясап ярминкәдә саткан әйберләренең тулы керем суммасын Җәмигъ мәчете төзелеше фондына тапшырды. Шул уңайдан 20 июнь көнне “Асылташ” приюты балалары өчен шәһәребездә төзелеп килүче Җәмигъ мәчетендә экскурсия үткәрелде. Чара шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәтнең балаларга рәхмәт сүзләре белән башланды. Экскурсия дәвамында төзелеш фонды директоры Уел Галим улы балаларны булачак Җәмигъ мәчете бинасы белән таныштырды һәм аларның сорауларына җавап бирде. Экскурсия азагында балаларга “Чаллы икмәге” генераль директоры Рафаэль Сөләйман улыннан күчтәнәчләр тапшырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *