Шәһәребездә Корбан бәйрәме ничек үтте

16 июнь көнне бөтендөнья мөселманнары динебезнең күркәм бәйрәмнәренең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтте. Корбан чалу 3 көн дәвам итсә дә, гает намазы бәйрәм көннәренең беренчесендә генә укылганга, бүген шәһәребез мәчетләре күпләгән халыкны үзендә туплады. Бәйрәм намазы иртәнге 5:00 сәгатьтә вәгазьләрдән башланып китте. Алданрак килгәннәр өчен шәһәребез имамнары Коръән укыды. Гает намазы исә Чаллы мөхтәсибәте мәчетләрендә иртәнге 5:30 сәгатьтә укылды. Алар тәмамлангач, 6:30 сәгатьтән башлап элеккеге ит комбинаты тукталышы янында үзәкләштерелгән рәвештә Корбан чалу урыны эшен башлады.

Шәһәребездә төп гает намазы, гадәттәгечә, “Нур-Ихлас” мәчетендә шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында укылды. Бәйрәм намазы тәмамлангач, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Наил Гамбәр улы белән берлектә үзәкләштерелгән корбан чалу урынын зиярат итте.

Мәчетләребездә Корбан бәйрәме чаралары тәмамлангач, Яңа шәһәрдә урнашкан Җиңү паркында Корбан бәйрәменә багышланган балалар һәм гаилә бәйрәме уздырылды. Ул 10:00 сәгатьтә Коръән аятьләре уку белән башланды һәм өйлә намазына кадәр меңнәрчә кешене үз тирәсендә туплап торды. Чаллылыларны һәм шәһәребез кунакларын шәһәр муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Автозавод районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айрат Шәфкат улы Хөснуллин, шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Капелька” хәйрия фонды директоры Рамазан Курбан улы Исаев Корбан бәйрәме белән котладылар. Котлау сүзләре тәмамланганнан соң сәхнәдән “Нур” ансамбле башкаруында җырлар яңгырады һәм төрле викториналар уздырылды.

Бәйрәм рухын тудыру аеруча балалар өчен әһәмиятле. Шуны истә тотып, Җиңу паркы мәйданында балалар һәм ата-аналар өчен күп санлы уен һәм спорт ярышлары оештырылды. Бәйрәм уңаеннан балалар өчен уздырылган аттракционнар, “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте, “Тәрбия” гаилә үзәге һәм “J-GET” робототехника клубы һәм башка остазлар тарафыннан оештырылган күп санлы мастер-класслар, конкурслардан әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар. Аларда катнашкан кешеләрнең берсе дә бүләксез калмады.

Хәләл әйберләр сатып аласы килгән кешеләр өчен мәйдан аллеясында “Хәләл әйберләр ярминкәсе” дә оештырылган.

Шуны да әйтергә кирәк, чара дәвамында мәйданда 120 гә якын волонтер эшләде. Алар уен-ярышларны алып бардылар һәм мәйдан чисталыгы артыннан күзәттеләр. Чара азагында иганәчеләр ярдәме белән бәйгеләрдә катнашып беренчелекне яулаганнарга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Корбан бәйрәменә багышланган шәһәр күләмендәге бу чара бик күңелле үтте. Килгән халык бәйрәмнән канәгать калды.

Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!

« из 2 »

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *