Балалар өчен чаралар булып үтте

3 март көнне Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм аның каршында эшләп килүче Мөслимәләр җәмгыяте тарафыннан яшь туташлар өчен “Корьән уку бәйгесе” узды. Кызлар төрле номинацияләрдә уңышлар яуладылар. Аларга акчалата һәм истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Бәйгегә килгән һәр туташ һәм дә әниләре бик канәгать калдылар. Мондый чаралар дәвамлы булса иде дигән теләкләрен җиткерделәр.
Бәйгене уздыру өчен ярдәм иткән Әбүзәр мәчете имам-хатыйбына, АНО “Дом добра” һәм “Капелька” хәйрия фондына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Шулай ук үткән ял көннәрендә Ак мәчет мәдрәсәсендә малайлар өчен Коръән уку бәйгесе һәм кызлар өчен “Туган ягым – яшел бишек” исемле дини тәрбияви чара уздырылды. Ә 4 март көнне Әбүзәр мәчетендә кыз балалар арасында Ислам дине нигезләре буенча викторина үткәрелде

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *