Кәүсәр мәчете хоккеистлары Теләчедә көч сынашты

Раҗәб аеның 28нче көнендә (19нчы февральдә), Теләчедә танылган эшмәкәр Шамил Шәйхи улы Галәвиев Кубогына мөселман кардәшләребез командалары арасында ачык хоккей ярышлары узды. Быел өченче тапкыр үткәрелгән ярышта Түбән Кама, Арча, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре, Арча һәм Теләче районнары командалары көч сынашты. Уен “Теләче – Арена” Боз сараенда үтте. Хоккей ярышының төп оештыручы – Теләче районы мөхтәсибәте.

Көн буе дәвам иткән мавыктыргыч һәм киеренке ярышта беренче урынны Арча районы командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Әлмәт, Чаллы шәһәрләре мөселманнары лаек булса, дүртенче һәм бишенче урыннарда – Теләче районы  һәм Түбән Кама шәһәре командалары.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаган командаларга Кубоклар, Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Турнирның “Иң яхшы капкачысы” исеменә Арча районыннан Алмаз Сабирҗанов лаек булса, “Иң яхшы сакчы” исеменә Чаллы шәһәреннән  Ринат Ибраһимов лаек булды. “Иң яхшы һөҗүмче” булып Түбән Кама шәһәре командасыннан Рамзил Гыймранов танылды. Ә “Иң яхшы уенчы” исеме Теләче районы командасы уенчысы Рәсүл Фазлыевка бирелде. Арча районы хоккейчысы Илнар Галимуллин өенә “Иң төгәл алка сугучысы (снайперы)”исеме белән кайтып китте. Турнирның “Иң кыйммәтле уенчысы” – Әлмәт командасыннан. Ул Айзат Шәвәлиев.

Текст һәм фото ДУМ РТ сайтыннан алынды. http://dumrt.ru/news/news_28865.html

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *