Җәмигъ мәчете төзелеше яңалыклары

Октябрь аенда Җәмигъ мәчете төзелешендә башнялы кран урнаштырылды. Аның ярдәмендә мәчетнең төп гөмбәзе өчен терәк тимер/бетон боҗраны монтажлау башланды. Бу кран мәчетнең ике кечкенә манарасын төзү өчен дә кулланылачак.

​ ​ Бу айда шулай ук мәчетнең икенче һәм дүртенче блокларындагы түгәрәк залларның идәне өчен капланышлар монтажлау эшләре тәмамланды. Шулай ук ул заллар өстендәге гөмбәз конструкцияләре алынды, аларны җыю һәм монтажлау эшләре башланды. Киләчәктә гөмбәз астындагы бу заллар никах йолаларын, исем кушу һәм башка чараларны үткәрү өчен матур һәм уңайлы зоналарның берсе булачак.

Мәчетнең ике кече гөмбәзе астына декоратив ялтыравыклы формалар урнаштырылды.

​ ​ Октябрь аенда зур манаралар да үсте, алар 18 метрга җитте.

Якын арада беренче чираттагы бурычлар:

  1. Төп гөмбәз астындагы терәк тимер-бетон боҗраны монтаж эшләрен тәмамлау.
  2. Мәчетнең ике урта гөмбәзен 2нче һәм 4нче блокларда тәмамлау.
  3. Ике кечкенә манараны төзү эшләрен дәвам итү.
  4. Ике кечкенә манараларның гөмбәзләрен җитештеругә заказ бирү.
  5. Кечкенә гөмбәзләр астындагы пыяла тәрәзәләрне урнаштыру.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *