“Экстремизмга – юк!” айлыгы чаралары
26 сентябрь көнне “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен велосипедларда ярышлар һәм төрле уеннар үткәрелде. Ул 4 этаптан торды: драг-рейсинг, фигуралы йөртү (асфальт һәм газон), самокатларны фигуралы йөртү. Бәйгедә барлыгы 25 якын ир һәм кыз бала катнашты. Чара өйлә намазыннан соң бүләкләр тапшыру һәм тәмле чәй эчү белән тәмамланды.