Ураза гаете мөбарәк булсын!

Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән барчагызны изге Рамазан ае тәмамланып, Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм!

Изге Рамазан ае янә дә безне калдырып китә. Без аны моңсуланып, борчылып озатабыз. Әмма шул ук вакытта күңелебезне шатлыклы хисләр дә били. Чөнки Аллаһ Раббуль Гыйззә кушканнарны үти алдык. Озын язгы көннәрдә аштан-судан, уразаны бозарга мөмкин булган гамәлләрдән тыелып тордык, көндәлек биш вакыт намазны үтәү белән төнге намаз – тәрәвихларны укыдык, башка изгелекләр кылдык. Рия – кешеләр күрсен өчен түгел, ә Аллаһының рәхмәтенә ирешү теләге белән. Һәм Аллаһы Тәгалә Үзенең ярдәмнәрен – җиләс, эссе булмаган көннәрен бирде, күңелебездә киләчәккә өмет уятты. Тоткан уразаларыбыз, төнге намазларыбыз, кылган изгелекләребез белән калебебезне сафладык. Ураза тотуыбыз өчен нинди бүләкләр буласын фәкать Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Аллаһының хак хәбибе пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: “Һәр нәрсә өчен чистарыну бар. Ә калеб белән тәнне Ураза чистарта.”

Гаетебезне бәйрәм итү мәчетләребездә 13 май көнне иртәнге 07.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башлана. Коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан, әлеге чарага шәхси намазлык һәм битлек белән килүегез таләп ителә. Вәгазьдән соң 7:30 сәгатьтә Гает намазы укыла. Бу вакытка кадәр, мохтаҗ-мескеннәргә фитыр сэдакаларыбызны тапшырып бетерү безгә фарыз кылынган вазыйфа булып тора. Аның ярдәмендә мохтаҗ-мескеннәр бәйрәм шатлыгы кичерә, бу көннәрне генә булса да мохтаҗлык сизүдән ераклаша. Быел фитыр сәдакасының күләме акчалата 100-700 сум (соңгысы зәкят түләүчеләр өчен). 2021 елга зәкят нисабы алтын белән исәпләгәндә 310 мең сум.

Әмма Рамазан аеның соңгы көннәрендә Казан шәһәренең 175нче мәктәбендә тетрәндергеч, акыл белән аңлап булмый торган вакыйга йөрәкләребезне өшетте, сыкратты, елатты. Газиз кардәшләрем, Аллаһ Тәгаләдән сорыйк, дога кылыйк, үзебез күтәрә алмый торган бәла-казалар, бала хәсрәтләре безгә кабат бирмәсә иде. hәлак булучы балалар һәм хезмәткәрләр өчен hәрдаим догада булыйк. Җәрәхәт алучы балалар да Аллаһының шифалары булып, тиз арада савыгып үзләренең гаиләләренә кайтсалар иде. Ә инде балаларны югалткан гаиләләргә, әти-әниләргә, туганнарга Аллаһы Тәгалә түземлек, сабырлык һәм җиңеллек бирсә иде. Шушы золымлык белән үтерелгән балаларның урыннары һичшиксез җәннәттә булыр ин шә Аллаһ. Аллаһы Тәгаләдән илебезгә иминлек, тынычлык сорап калабыз.

Рамазан аенда ирешкәннәрне, күңелебезгә туплаган рухи кыйммәтләребезне киләчәктә дә саклый алсак иде. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, кылган барча изгелекләребез бәрәкәтендә тормышыбызны тагын да күркәмрәк итсен, изге ният – максатларыбызга ирешергә юлларын ачсын! Өйләребездә һәрвакыт тынычлык, татулык, муллык булсын! Киләчәктә дә гыйбадәтләребез дәвамлы булып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә лаек яшәргә насыйп әйләсен!

Ихтирам һәм изге догалар белән,
Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе,
ҮДО – ТҖМ ДН Президиумы әгъзасы
Әлфәс хәзрәт Гайфуллин

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *