Гаилә белән чаңгы шуу чарасына чакырабыз

Чаллы мөхтәсибәте шәһәребез халкын һәм кунакларын 28 февраль көнне Прибрежный паркына гаилә белән чаңгы шуарга чакыра. Программа: теркәлү иртәнге 9:00 сәгатьтә, ярышлар һәм уеннар 9:30 үткәрелә башлый, ачылыш һәм гомуми чабыш 10:00 сәгатьтә, 10:30 нәтиҗәләр ясау. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Үзегез белән җылыныр өчен кайнар чәй һәм күтәренке кәеф алып килүегез сорала.
Чара ҮДО ТР МДН Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән регуляр шөгыльләнү һәм чаңгыда шууны пропагандалау максатыннан инде берничә ел рәттән үткәрелә. Узган елны әлеге бәйгедә 70 кә якын кеше катнашты. Аларның барсы да чарадан бик канәгать булып кайтып китте.
Фотода Чаллы мөхтәсибәтендә мәчетләрдә спорт чаралары үткәрү турында сүз алышу бара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *