“Максат” проектының икенче дәресе узды

5 март көнне татар мөселман яшьләре өчен башланып киткән “Максат” проектының икенче дәресе булып узды. Кичке намаздан соң 18:00 сәгатьтә башланган әлеге чарада информацион агым, аның зыяны һәм ничек аннан сакланып булганлыгы турында фикер алышынды. Дәрес азагында проектта катнашучыларга өй эше бирелде: смартфонга социаль челтәрләрдә әрәм иткән вакытны чутлау өчен программа кую һәм икенче дәрескә кадәр, бер атна эчендә ул вакытны максималь рәвештә киметү. Instagram, WhatsApp, Youtube һәм Вконтакте приложениеләрен иң аз кулланган катнашучы үзенә өстәмә бер балл алачак. Ай азагында иң күп балл җыйган актив катнашучыга бүләк тапшырылачак. Кичәге чара тәмле чәй өстәле артында әңгәмә рәвешендә дәвам итте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *