Балалар сату-алу һөнәрен өйрәнә

11 май көнне “Нур Ихлас” мәчете территориясендә балалар өчен “Гараж сейл” дип аталган чара булып узды. Ул сәгать 11 дән алып 13 сәгатькә чаклы дәвам итте. Бу чарада балалар сату-алу эшчәнлеге алып бардылар, җомга намазына жыелган кунакларга һәм калган катнашучыларга кулдан ясаган сабыннар, тәм-томнар һәм китаплар тәкъдим иттеләр. Бәяләр алдан билгеләнгәнчә 5 тән 50 сумга хәтле куелган, һәр баланың кибете үзенчәлекле формада ясалган иде.

“Гараж сейл” инде “Хәзинә” мөселман балалар клубы тарафыннан Чаллы шәһәрендә икенче кат уздырыла. Чара балаларны сату-алу эшчәнлегенә, ә соңыннан зәкәт чамасын чутлап чыгару һәм аны мохтаҗларга таратуны өйрәтү максаты белән булдырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *