Булачак хаҗиләр өчен киңәшмә

Чаллы мөхтәсибәтендә быел “ДУМ РТ ХАДЖ” аша хаҗга җыенучыларның (Чаллы шәһәре һәм күрше-тирә районнардан) беренче җыелышы булды. Ул 18 мартта “Нур-Ихлас” мәчетендә узды. “ДУМ РТ ХАДЖ”ның мөхтәсибәттәге вәкиле Фәүисә хаҗия  Нуртдинова бу уңайдан болай дип белдерде: “Халык бик актив килде. Дин кардәшләребез  быел хаҗга гомумән күбрәк һәм активрак язылдылар. Алар “Стандарт-тур” һәм “Эконом-тур” буенча барачак. Әгәр хаҗга җыелышка кадәр 69 кеше теркәлгән булса, шулардан 40 кеше “Эконом-тур”га язылды. Ошбу тур белән баручылар ярты юлны самолетта, калган яртысын автобуста узачак. Инде кайбер төркемнәр формалашып бетте.”

Җыелышны шәһәр имам-мөхтәсибенең хаҗ мәсьәләләре  буенча урынбасары Илназ хәзрәт Яхин алып барды. Ул үз чыгышында хаҗның фарызлыгын аңлатты, сорауларга җаваплар бирде. Җыелышта шулай ук хаҗ сәфәрендә “Эконом-тур” төркемен җитәкләячәк “Ихлас” мәчете имамы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин үз төркеме әгъзалары белән аерым сөйләшү үткәрде.

Илназ хәзрәт “ДУМ РТ ХАДЖ” буенча хаҗга баручылар өчен укуларның дәвам итүен белдерде. Дәресләр 3 майдан “Ихлас” мәчетендә һәр пәнҗешәмбе кичке 6 сәгатьтә узачак.

 

   Рәсемдә: җыелыш бара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *