Корбан бәйрәме – 2024

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2024 нче елның 16 июненә туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 51 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 51 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Быел Гарәфә көне – 15 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Корбан гаете көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгарга 1 сәгать кала җыелырга, Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
05:00 – 05:30 – гает вәгазе укылу;
05:30 – гает намазын уку;
05:40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
06:00 – сәгатьтән соң Чаллы шәһәрендә корбан чалырга ярый;
06:30 – сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында (“Мясокомбинат” тукталышы) урнашкан корбан чалу урыны эшли башлый.

 

Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

  • беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 16 нчы июньдә);
  • һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 17 һәм 18 нче июньдә).

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

  • мөселман;
  • ирекле;
  • мосафир булмаган;
  • нисаб күләмендәге малга ия кеше;
  • бәйрәм көнендә.

Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел:

  • бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;
  • я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.

Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).

Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бары бәйрәм намазыннан соң башкарыла; кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә алалар.

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

  • итне үзе гаиләсе белән ашый;
  • башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;
  • итне гаиләсе өчен калдыра.

Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

  • Аллаһы исемен әйтү (Бисмилләһ),
  • һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.

Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.

Корбанлык хайванының Китап әһеле тарафыннан чалынуы хупланмый (хәтта барлык шартлар үтәлсә дә, корбан гыйбадәт мәсьәләләренә керә һәм ул гади чалу булып тормый).

Әгәр ике кеше үзенең хайваннарын бутаса һәм аларның һәркайсы икенче бер хайванны чалган булса – бу рөхсәт ителә һәм бер-берсенә өстәмә кайтарып түләү тиешле түгел.

Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела.

“Аллаһу әкбәр” дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә.

Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Хупланмый:

  • үтмәс пычак куллану;
  • пычакны хайван алдында үткенләү;
  • башка хайваннар каршында корбан чалу;
  • хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
  • чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
  • хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

Корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланыла:

  • дөяләр (бер яки ике өркәчле булулары мөһим түгел),
  • сыерлар, үгезләр (яки буйволлар),
  • сарыклар (яки кәҗәләр).
  • Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.

Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш.

Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван үзенең билгеле бер яшенә җиткән булырга тиеш:

  • дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
  • сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
  • сарык – бер яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк.

Корбанлык хайван сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланылмый:

  • ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса;
  • һичьюгы бер аягы аксак булса, әгәр аның аксаклыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса;
  • авыру, ябык булса;
  • колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә).

Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:

  • тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),
  • кастрацияләнгән булса,
  • кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).

Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:

  • корбанлыкның хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,
  • әгәр ярлы булса – ничек бар шулай калдыра.

КОРБАННЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

  • корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
  • җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә:
  • әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);
  • әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк,
  • корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.

Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яки үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.

Хайванның тиресен:

  • сәдака итеп бирергә;
  • хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә;
  • яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.

Тәкбир Әт-Тәшрик көннәре:

15, 16, 17, 18 һәм 19 июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (15 июньдә иртәнге намаздан башлап 19 июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Текст оригиналы: https://dumrt.ru/news/news/news_30673.html