Билал мәчетендә Корбаш ашы үткәрелде

Узган ел шәһәребездә беренче булып ачылган “Билал” мәчете бинасын мәхәллә халкы тәкъдиме белән яңарту турында карар кабул ителгән иде. Төзелеш 3 елга бүленде. Бу елны аның беренче өлеше башкарылды: иске мәчет бинасы сүтелде һәм аның урынына яңа мәчетнең нигезе белән аскы каты салынды. Шуңа багышлап 13 сентябрь көнне Равил Йосыф улы узенең «Нәзер» Корбанын чалып “Билал” мәчетендә аш мәҗлесе уткәрде.

Ибн Габбәс тапшыра, пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) әйтә: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер” (Сахих хәдис). Яңа мәчет бинасы Гаяз Гариф улы һәм Тахир Габдрахман улы финанс ярдәме белән төзелә. Әлеге изге эшкә кушылырга теләүчеләр өчен реквизитлар:

р/счет 40703810662000004657, наименование банка ПАО Сбербанк, к/с 30101810600000000603, БИК 049205603. ПАО Сбербанк.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *