Җәмигъ мәчетенең тагын бер кече гөмбәзе ярымайлы булды
5 июль көнне 10:30 сәгатьтә шәһәребезнең төзелеп килүче “Җәмигъ” мәчетенең тагын бер гөмбәзенә ярымай кую чарасы булып үтте. Ул сан ягыннан дүртенчесе булды. Чарада Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мәчет имам-хатыйблары һәм Җәмигъ мәчете төзелеше фонды вәкилләре катнашты.
Җәмигъ мәчете төзелеше белән онлайн рәвештә танышырга теләүчеләр өчен сылтама: https://fondjamig.ru/o-hode-stroitelstva/onlajn-translyaciya/