Мөмкинекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм

13 октябрь көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм “Спорт хәрәкәте” дип аталган, Татарстан Республикасы инвалидларының региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Үз-үземә ышанам” проекты кысаларында “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә “Күңелле эстафеталар” исемле спорт бәйрәме һәм “Аэрохоккей” буенча беренчелек ярышы үткәрелде. Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга тантаналы рәвештә медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Бәйрәмдә катнашкан барлык бала да истәлекле бүләккә лаек булды. Әлеге үзәк җитәкчеләренә һәм тәрбиячеләренә бик матур торт бүләк ителде.
Чара шатлык һәм илһам белән тулы күңелле, дустанә шартларда узды. Барлык катнашучы да канәгать калды!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *