“Ихсан” ХФ март аена хисабы
Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Ихсан” хәйрия фонды март аенда 5 гаиләгә кием-салым, 6 гаиләгә акчалата, 7 гаиләгә азык-төлек белән ярдәм күрсәтте. Шулай ук 10 балага мәктәптә туклану өчен туләнде, 920 икмәк таратылды һәм Казанда урнашкан Көръән ятлау үзәгенә азык-төлек һәм хуҗалык товарлары тапшырылды.