Мәүлид аена багышланган чаралар

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Мәүлид аена багышланган чаралар башланып китте. Ял көннәрендә ЗЯБ бистәсендә урнашкан “Әбүзәр” мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт Багаутдинов мәхәллә картларына бүләкләр таратты. Ә “Туфан” мәчетендә кич белән килгән кунакларга вәгазьләр сөйләнде һәм ифтар ашы уздырылды. Шулай ук дүшәмбе көнне төнге намаз алдыннан “ГЭС мәхәлләсе мәчетендә” Габдерәшит хәзрәт Курмалеев Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) сыйфатлары турында вәгазь сөйләде, соңыннан җәмәгать белән дүрт рәкәгать тәсбих намазы укылды. “Утыз Имәни” мәчетендә исә Салихҗан хәзрәт Гайниев мәхәллә кешеләрен Мәүлид бәйрәме белән котлады, Пәйгамбәребез артыннан бару мөһимлеге турында сөйләде һәм азакта салаватлар әйтелеп догалар кылынды.

Мәүлид аена багышланган чаралар Мәүлид аена багышланган чаралар Мәүлид аена багышланган чаралар Мәүлид аена багышланган чаралар Мәүлид аена багышланган чаралар Мәүлид аена багышланган чаралар

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *