Болгар кабат мөселманнарны үз тирәсендә җыйды

Татарларның Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә багышланган Изге Болгар җыены бу елны 29 мәртәбә, 21 июль көнне үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, республика районнары мөхтәсибләре һәм йөзләгән мөселманнар катнашты. Чара сәгать унда башланды. Җыен Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгышлары белән ачылды. Соңыннан чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Чечня Республикасы мөфтие Сәлах хаҗи Межиев һәм башкаларның котаулары белән дәвам ителде. Аннары кунаклар “Кол Гали” кунакханә комплексына юл тотты. Өйлә намазы Җәмигъ мәйданында укылды.

Шулай ук быелгы җыен барышында яңа өч объект ачылды. Беренчесе – Болгар чәй эчү музей экспозициясе. Икенче экспозиция су өстендәге шәһәр “Город на реке” дип атала. Өченче экспозиция Абдулла Алишка багышланган музей экспозициясе. Ул назаров урамындагы 19 гасыр йортында урнаштырылган.

Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы оештырды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *