Яр Чаллыда беренче тапкыр зур “Балалар Ифтары” узды!

1 апрель көнне Рамазан уразасын тотучы 8-16 яшьлек 60 бала “Чаллы Яр” мәчетенә җыелды, трансфер өчен автобус та оештырылган иде.
Балалар башта җәмәгать белән икенде намазын укыдылар, аннары Рамазан хәзрәт Идрисов аларга Изге айның хасиятләре турында вәгазь сөйләде, Коръән укыды. “Тәрбия” үзәге остазлары яшь ураза тотучыларга “Рамазан ае турында хәдисләр хәзинәсе” квесты үткәрде. Балалар уен форматында күп файдалы гыйлем алдылар, күңел ачтылар, татлы бүләкләр җыйдылар. Зур чара җәмәгать белән ахшам намазын уку, авыз ачу һәм кафеда тәмле, мул ифтар ашы белән тәмамланды.
Балаларның: “Бу көн безнең иң күңелле көнебез булды!” – дигән сүзләрен ишетү – зур сөенеч. Димәк, яшь буынның калебен Аллаһка якынайту максаты үтәлә, әлхәмдүлилләһ. Балаларның әти-әниләреннән дә оештыручыларга күп рәхмәт сүзләре килде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *