Мәчетләр – Аллаһ йортлары

Декабрь азагында “Чаллы Яр” мәчетендә гөрләп үткән “Яратам сине, мәчет” чарасы 5нче гыйнварда 48нче мәхәлләдә урнашкан “Нур-Ихлас”та да оештырылды. “Тәрбия” үсеш үзәге остазлары яшь буынга Аллаһ йортын яраттырыр өчен, кабат зур тырышлык куйдылар.

Бу юлы чарада 22 бала катнашты. Кызлар һәм малайлар мәчет әдәпләре белән таныштылар, Аллаһ йортының эчке төзелешен мавыктыргыч квест рәвешендә өйрәнделәр. Дөньяның иң мөһим һәм иң үзенчәлекле мәчетләрен белделәр. Уеннардан соң балалар зур картоннарда үз куллары белән Аллаһ йортын ясап куйдылар, аларны матур итеп буядылар. Һәр баланың үзенә генә хас мәчете иҗат ителде. Хыялдагы Аллаһ йортларын, үскәч, чынбарлыкта төзергә насыйп булсын һәммәсенә.

Шушы ук көнне “Җәмигь” мәчетендә балалар өчен “Мәчетләр – Аллаһ йортлары” дип аталган чара үтеп китте. Барлыгы 40тан артык бала катнашты. Кызыклы ярышлар, интеллектуаль уен-викториналар оештырылды. Иң соңында балалар тәмле өчпочмаклар, кәнфит-печеньелар белән бергә чәй эчтеләр. Чарада катнашучыларның барысы да бүләкләр белән кайтып киттеләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *