Мөхтәсибәттә Үзбәкстан кунаклары булып китте

31 май көнне шәһәребез мөхтәсибәтендә Үзбәкстан мөселманнары Идарәсе рәисе урынбасары Иброһим Иномов җитәкчелегендәге делегация булып китте. Кунакларны Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметов, “Ихлас” һәм “Нур-Ихлас” мәчетләре имамнары каршы алды. Очрашу вакытында Чаллы шәһәрендә яшәүче үзбәк халкының яшәеше, аларның һәм башка милләтләр вәкилләре ничек мәчетләргә йөрүләре турында сүз алып барылды. Соңрак Үзбәкстан кунаклары Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыкның беренче сәркатибе Азизбек Разаков һәм Яр Чаллы шәһәренең үзбәк диаспорасы җитәкчелеге белән очрашты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *