Корбан бәйрәменә әзерлек буенча җыелыш үтте

15 июль көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә  имамнарнын чираттагы җыелышы булып үзды. Аның барышында төп тема булып Корбан бәйрәмен үткәрү темасы алынды. Мәҗлес Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Беренче булып Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады. Ул имамнарны мөхтәсибәт шурасы тарафыннан кабул ителгән карарлар белән таныштырды:

– Бәйрәм чаралары, алдан билгеләнгәнчә, шәһәребез мәчетләрендә иртәнге 5:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башланып китәчәк. Гает намазы 5:30 сәгатьтә укылачак, ә Корбан чалу 6:00 башланачак һәм 22 июль көнне кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк. 22 июль көнне кояш баеганнан соң чалынган сарык корбан дәрәҗәсенә ия булмый.

– Бәйрәм намазы, күп халык белән чаралар үткәрүгә билгеләнгән чикләүләр аркасында, шәһәребез мәчетләре ишек алларында узачак. hава торышы уңайсыз булган очракта да мәчет эчендә 100 дән артык кешегә намаз кылырга ярамый.

– Намазга килүчеләр битлек, социаль аралык чараларын үтәргә һәм үзләре белән шәхси намазлык алып килергә тиеш.

Шулай ук Рөстәм хәзрәт имамнарга мәчетләрдә битлек, социаль аралык саклау һәм шәхси намазлык белән намаз уку карарларының тәмамланмавын исләренә төшерде һәм мәхәллә халкының әлеге кагыйдәләргә буйсынырга тиешлеген искәрде.

Соңрак Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәзрәтләргә гает намазы өчен кирәкле әзерлекләрне башкарырга (урыннар билгеләргә, тавыш техникасын алдан көйләргә, өстәмә битлекләр, антисептиклар куярга), шулай ук мәчетләр янында намаздан кала бәйрәм чаралары үткәрмәскә боерды.Аннан соң  үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны өчен җаваплы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбанов чыгыш ясады. Ул хәзрәтләрне Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты янында урнашкан Корбан чалу урынында башкарылган эшчәнлек һәм бу елны билгеләнгән кагыйдәләр белән таныштырды:

– Корбан чалу урынына чит машиналар һәм берьюлы чикләүләр аркасында билгеләнгәннән артык кеше кертмәячәкләр. КПП янында антисептиклар куелачак.

– Корбан чалучылар буларак алдан аттестация узган кешеләр генә катнаша ала.

– Корбанлык сарыклары алдан ветеринар тарафыннан каралачак.

Җыелыш азагында узган айда мәчетләрдә үткән имам-хатыйб сайлау мәҗлесләрендә мәхәллә тарафыннан сайланылган хәзрәтләргә шәhадәтнамәләр тапшырылды – Чаллы мәчетләре имам-хатыйблары алдагы 4 ел дәвамында да мәхәлләләрендә үзләренең вазыйфаларын башкару хокукына ия булды.

Фотоларны ачып карап була.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *