“Нур-Ихлас” мәчетендә Коръән уку бәйгесе үтте
24 март көнне шәһәребезнең “Нур-Ихлас” мәчетендә 16 яшькә кадәрге ир балалар өчен Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Чарада 30-га якын бала Аллаһ китабын яттан һәм китаптан уку осталыгы буенча көч сынашты. 7 яшькә кадәргеләр арасыннан беренче урынны Гасимов Рахин яулады, Краснов Эмиль белән Краснов Вилан икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. 7-11 яшьлекләр арасында Хайдаров Ямин беренче, Ахметшин Юсуф икенче һәм Саттаров Ибраһим өченче урыннарны яуладылар. 11-16 яшьтәге катнашучылар арасында Хайдаров Ясин беренче, Саттаров Мөхәммәт икенче һәм Саттаров Башир өченче урынга лаек булдылар. Бәйге азагында барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.