“Тәүбә” мәчете йөгерү чарасы үткәрде

24 гыйнвар көнне “Тәүбә” мәчете мәхәллә яшьләре өчен “Тукай” яр буенда урнашкан паркта йөгерү чарасы үздырды. Бәйгегә теркәлү иртәнге 8:30 сәгатьтә башланды, сәгать 9:00 чараны кыскача вәгазь белән ачып җибәрү булды. Катнашучылар, яшьләренә карап, 3 төркемгә бүленде. Беренчеләрдән булып йөгерешне кечкенәләр (5-9 яшь) башлап җибәрде. Алар 500 метр озынлыктагы арада үзләренең көчләрен сынады. Соңырак яшүсмерләр (9-14 яшь) 1 км, алардан соң 14 яшьтән өлкәнрәкрәк 2 км һәм 5 км озынлыктагы дистанцияне йөгерде. Чара тәмле чәй һәм пылау өстәле артында тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *