Мөселман яшьләре велосипедта көч сынашты

Сентябрь ае инде ничә ел “Экстремизмга – юк” девизы астында үтә. Бу елны да әлеге күренеш үз актуальлеген югалтмады. Шушы уңайдан 20 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең актив мөселман яшьләре иртәнге 8 сәгатьтә “Прибрежный” паркы янында урнашкан “Sundale” пляжында вело-квестка җыелды, аннан 10 егет “Нур-Ихлас” мәчетенә юл тотты. Яшьлэр саны аз булу сәбәпле, алдан планлаштырылган, юлда үткәрелергә тиешле квест уеннары турникта күтәрелү, футбол уйнау һәм велотриал трассасында үзеңне сынап карау белән алышынды. Мәчеткә барып җиткәч, егетләр 3 төрле ярышта көч сынашты: велосипедны фигуралы йөртү, велотриал, камера алмаштыру. Һәр 3 ярышта да урыннар үткән вакытка карап билгеләнде. Көч сынашу тәмамаланганнан соң егетләрне тәмле чәй, өйлә намазы, соңрак – үз-үзеңне камилләштерү, тайм-менеджмент темаларына китаплар һәм велосипед кирәк-яраклары белән бүләкләнү көтте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *