Ак күңел ияләре

Бүген, 21 июнь көнне Рәсәй Федерациясендә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Чаллы мөхтәсибәте “Болгар” хәйрия фонды белән берлектә 8-нче шәһәр поликлиникасы хезмәткәрләренә күчтәнәчләр тапшырды. Шулай ук өйлә намазыннан соң шәһәребез мәчетләрендә бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән көрәшүче табиблар һәм авырулар өчен дога кылынды.

Әлеге көн уңаеннан шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның медицина хезмәткәрләренә котлау сүзләре:

Бүген – медицина хезмәткәрләре көне. Бөтен дөнья өстенә ябырылган коронавирус афәте бу хезмәт ияләренең ни дәрәҗәдә гаярь һәм фидакарь затлар икәнен тагын бер кат дәлилләде. Үзләре больницада яткан кешеләр әлеге көннәрдә табибларның, гомумән, бу өлкәдә эшләүче һәркемнең нинди авыр шартларда хезмәт куюына үз күзләре белән шаһит булды. Алар – чын мәгънәсендә сугыш кырында дошман белән көрәшкә чыккан кешеләр, күзгә күренми торган мәкерле дошман белән көрәшәләр. Бүген больницаларда һәр кеше гомере өчен көрәш бара. Медицина хезмәткәрләре, үз гомерләрен, үз саулыкларын куркыныч астына куеп, иң алгы сызыкта хәзер. Көнне-төнне ялгап, тәүлекләр белән хисаплашмый эшлиләр, алар турында “геройлар, батырлар” дип һич икеләнмичә әйтергә мөмкин.
Моңа кадәр дә аларның хезмәте кеше гомере, кеше саулыгы өчен көрәштән гыйбарәт иде. Бәлки ул хезмәт еш кына тиешенчә күренмәгәндер дә, бәяләнмәгәндер дә. “Шулай булырга тиеш” кебегрәк кабул ителгәндер. Замананың бүгенге сынавы ак халат кигән затларның никадәр җаваплы өлкәдә эшләвен исбатлап күрсәтте.
Бәйрәм көнендә медицина хезмәткәрләренең барысына, бу өлкәдә хезмәт куючы һәркемгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә кулларына шифа, тәннәренә саулык бирсен берүк! Кылган изгелекләре үзләренә игелек булып әйләнеп кайтсын. Сез – ак халатка гына түгел, чын мәгънәсендә ак күңелгә ия затлар. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Чаллы шәһәренең имам мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.

 

Сегодня-День медицинского работника. Коронавирус, нависший
над всем миром, еще раз доказал, насколько великими и самоотверженными были эти слуги. Люди, которые сами лежали в больнице, своими глазами свидетельствовали о том, в каких тяжелых условиях в эти дни трудятся врачи и, вообще, каждый, кто работает в этой области. Они-люди, которые по-настоящему сражаются на поле боя с невидимым коварным врагом. Сегодня в больницах идет борьба за жизнь каждого человека. Медицинские работники теперь на передовой, рискуя своей жизнью и своим здоровьем. Они работают день и ночь, не считая суток, о которых можно уверенно сказать: “герои, храбрецы”.
До этого их труд представлял собой борьбу за жизнь и здоровье человека. Возможно, этот труд часто казался недооцененным. Сегодняшнее испытание времени показало, насколько ответственно работают люди в белых халатах.
В день праздника выражаем огромную благодарность всем медицинским работникам, всем, кто трудится в этой сфере. Пусть Аллах исцелит их руки и даст им здоровье! Пусть они вернутся к своим добрым деяниям. Вы-люди, обладающие не только белым халатом, но и настоящей белой душой. С праздником Вас!

Сегодня во всех мечетях города Набережные Челны прошли коллективные молитвы за медиков, которые работают на передовой борьбы с коронавирусом COVID – 19 и за тех, кто заплатил жизнью, спасая заболевших.

Имам мухтасиб г.Наб. Челны Алфас хазрат Гайфуллин

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *