Мөселманнар янә көрәштә көч сынашачак

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Рәсәйкүләм турниры ел саен Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә. Ул бу елны да Ислам динендә булган көрәшчеләрне келәмдә көч сынашырга чакыра. Әлеге турнир шәһәребездә XII тапкыр узачак һәм ул Бөек Жиңүнең 75 һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Бәйгедә, узган еллардагы шикелле үк, 18 яше тулган, Ислам дине кануннарын үтәгән мөселман ир-атлары гына катнаша ала. Үзләренең намаз укуларын дәлилләү өчен һәр спортчы, турнир алдыннан, әйтелеп киткән гыйбадәт кагыйдэләрен белү буенча тест узачак. Ярышларда беренчелекне яулаган көрәшчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә җиңүче командага Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте кубогы тапшырылачак. Ә иң кыйммәтле бүләккә – олуг хаҗга юлламага җиңүчеләр арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Турнир 11 апрель көнне Чаллы шәһәренең Яр Чаллы проспекты, 23 йорт адресы буенча урнашкан “Витязь” спорткомплексында үткәреләчәк. Катнашучыларны кабул итү иртәнге сэгать 8 дән 9 га чаклы дәвам итәчәк. Бәйгене ачу тантанасы 10:00 сәгатькә билгеләнде. Турнирның тулы нигезләмәсе фотоларда күрсәтелгән.

Әлеге турнир шәһәребездә инде 11 ел рәттән үткәрелеп килде. Узган елны ул Оренбург, Самара, Удмуртия, Башкортостан (Миякә, Мәләвез, Авыргазы, Октябрьский, Балтач, Борай, Мәчетле, Краснокама районнарыннан, Уфа шәһәреннән), Татарстанның Әлмәт, Әлки, Буа, Яңа Чишмә, Актаныш, Кукмара, Алабуга, Саба, Мөслим, Менделеевск, Азнакай, Мамадыш, Зәй, Минзәлә, Биектау, Балтач шәһәр- районнарыннан 116 спортчыны җәлеп итте һәм күпләгән тамашачыларга Ислам динендә сәламәт яшәү рәвеше алып баруның һәм физик яктан көчле булуның мөһимлеген исбатлады.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *