Аксакаллар шурасы җыелышы

5 март көнне “Туфан” мәчетендә Чаллы мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы җыелышы булып үтте. Үл 10:00 сәгатьтә дога кылып башланды һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның аксакаллар эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклавы белән дәвам итте. Үзенең чыгышында ул мәчет картларын активлаштырырга һәм мәхәлләләрдә күркәм тәртип урнаштыру буенча күмәк эш алып барырга кирәклеген әйтеп үтте. Соңырак мөхтәсибәтнең аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин җыелган халыкны узган елда эшләнгән эшләр белән таныштырып үтте. Җыелыш азагында 20-нче елга эш планы кабул ителде һәм аларны башкарып чыгу буенча фикер алышынды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *