Балалар конференциядә катнашты

16 февраль көнне шәһәребезнең “Утыз Имәни” мәчетендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен “Ислам һәм минем тирәдәге дөнья” дип аталган конференция булып үтте. Әлеге чара балаларның халык каршында сөйләү, үзләре әзерләп килгән теманы аңлата белү сыйфатларын арттыру өчен яхшы мөмкинлек булды. Бәйге иртәнге 9:00 сәгатьтә Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрзт һәм мәчет имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәтнең хәер-фатихасыннан, Коръән укып, дога кылып башланып китте. Конференциядә барлыгы 20 гә якын бала чыгыш ясады. Аларның дөньяда булган могҗизаларны, табигать кагыйдәләрен, динебез белән бәйләп, кызыклы рәвештә аңлата белүләрен һәм бирелгән сорауларга дөрес җавапларын жюри әгъзалары хәйран калып тыңладылар. Шул ук вакытта мәчетнең намаз залында балаларның ата-аналары өчен Инсаф хәзрәт тәрбия бирү хакында вәгазь сөйләде. Балаларның чыгышлары тәмамлангач, барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара тәмле чәй өстәле артында фикер алышу белән дәвам итте.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *