“Хәят” хатын-кызлар җәмгыяте ифтар мәҗлесләре дәвам итә

Әлхәмдүллилаһ, 27нче комплекста урнашкан “Хәләл үзәктә” Чаллы мөслимәләре өчен ифтарлар үткәрелә. Мәҗлескә килүчеләрне Коръән һәм вәгазь тыңлау, төрле белгечләр белән кызыклы очрашулар көтә. Мәсәлән, 16нчы майда үткән кичәдә ике мастер-класс булып узды. Эльмира Шәйхутдинова туташ һәм ханымнарны дөрес итеп бизәнү серләренә өйрәтте. Лилия Сагъдиева исә чәчләр сәламәт һәм матур булсын өчен үзенең киңәшләре белән бүлеште. Мәҗлестә катнашучылар рус милләтеннән булган ханымның исламга килүе турында гыйбрәтле тарихы белән дә танышып үттеләр. Ин ша Аллаһ, ифтар кичәләре алга таба да дәвам итәчәк. Анда көн саен 20-25 туташ, ханымнарны чакыру куздә тотыла. Ифтар кичәләре уздырырга ярдәм итәргә теләк белдеручеләр, катнашырга теләүчеләр өчен 89172243068 телефон номеры буенча шалтырату сорала. Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *