“Хәят” берлегендә укучылар һәм укытучылар очрашуы

4 февраль көнне “Хәят” мөслимәләр берлеге төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыккан мөселман кызлары һәм аларның укытучылары өчен очрашу уздырды. Мәҗлес башныда “Әбүзәр” мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт Багаутдинов Коръән аятләрен укып дога кылды. Соңыннан сүз шәһәребез имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәмәтовка күчте. Үзенең чыгышында ул “Хәят” берәшмәсенең ничек эшләп китүен искә төшерде, аларга мөхтәсибәт исеменнән рәхмәтләрен белдерде һәм бүгенге көндә мөселманнар өстендә булган проблемаларны искәртте. Чара дәвамында чакрылган кунаклар да үзләренең мәктәп белән бәйле булган хатирәләре белән уртаклаша алдылар.

Мәҗлес Яңа шәһәрдә 59/10 адресы буенча урнашкан Хәләл чәйханәдә җылы һәм күңелле рәвештә үтте. Чакырылган кунаклар бик канәгать калдылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *