Балаларның кышкы яллары актив уза

27 декабрьдә балаларның кышкы яллары башланган иде. Шушы вакытны файдалы үткәрү нияте белән Чаллы мәчетләрендә балалар өчен дини тәрбия дәресләре һәм төрле чаралар үткәрелеп килә. 27 декабрьдән 3 гыйнварга чаклы “Әбүзәр” мәчетендә ир балалар өчен Коръән ятлау буенча дәресләр узды. Дәресләргә барлыгы 11 бала йөрде.

26 декабрьдән 5 гыйнварга хәтле “Хәзинә” мөселман балалар клубында 1-4 сыйныфта укучы кыз балалар өчен “Кышкы маҗаралар” дип аталган дини тәрбия яллары үткәрелде. Шушы вакыт эчендә балалар тәхфиз һәм тәҗвид дәресләре алдылар, көн саен чаңгы яки тимераякта шудылар һәм тагын төрле чараларда катнаштылар.

31 декабрьдән 4 гыйнварга чаклы “Нур-Ихлас” мәчетендә 9 яшьтэн 18 яшькәчә ир балалар өчен Коръән һәм ислам дәресләре булып узды. Дәресләрдән буш вакытта укытучы абыйлар балаларны табигатькә алып чыктылар, төрле спорт уеннары үткәрделәр һәм бергәләшеп чәй эчтеләр.

1-6 гыйнвар көннәрендә “Ихлас” мәчетендә ир балалар өчен “Иман байлыгы” дип аталган кышкы дини тәрбия курслары уздырылды. Программа буенча иман, Коръән, әхлак дәресләре үткәрелде, шулай ук конкурслар һәм мастер-класслар күрсәтелде.

“Җәмигь” мәчетендә исә 2 нче гыйнвар көнне сәгать 9:00 да 6 сыйныфка кадәрге балалар өчен конкурслар, викториналар һәм уеннар оештырылды. Бу чарада якынча 50 бала катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләр таратылды.

Ә 3 нче гыйнвар көнне “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Коръәннең 29, 30 һәм 30 нчы җүзен яттан уку буенча бәйге уздырылды. Биредә Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Тукай, Әгерҗе, Балтач районнарыннан, Ижау, Можга шәһәрләреннән 18 яшькәчә 43 бала көч сынашты.
30 нчы җүзне яттан уку (малайлар):
1. Хажиев Мухсин (Тукай районы);
2. Сэхипов Нурислам (Әгерҗе районы);
3. Саттаров Мөхәммәд (Тукай районы);
30 нчы җүзне яттан уку (кызлар):
1. Минсабирова Җәннәт (Әлмәт);
2. Газизьянова Камилә (Түбән Кама);
3. Газизьянова Самирә (Түбән Кама);
29, 30 нчы җүзләрне яттан уку (малайлар):
1. Шэрэпов Ильназ (Балтач районы);
2. Корбанов Габделмәлик (Әгерҗе районы);
3. Әхмәтшин Мөхәммәд (Түбән Кама);
29, 30 нчы җүзләрне яттан уку (кызлар):
1. Хэйбрахманова Гаишә (Түбән Кама);
2. Йосыпова Зилия (Түбән Кама);
3. Зиятдинова Гаишә (Түбән Кама).
Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *