Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

Хәләл үзәктә “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте чираттагы киңәшмәсен сәламәтлек темасына багышлады. “Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, – ди пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв). – Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек”. Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган – саулыгын да биргән һәм аны саклау кагыйдәләрен пәйгамбәребез Мөхәммәд(сгв) аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә.
Бүген мөслимәләр каршында медицина фәннәре кандидаты, атказанган врач Мөстәкимова Әнисә Әнисовна чыгыш ясады. Ул үз чыгышында авыруларның барлыкка килү сәбәпләренә тукталды, сәламәтләндерү чараларының нидән гыйбарәт булуын , аны белеп бетермәү сәламәтлеккә зур зыян китерергә мөмкинлеген аңлатты. Мөслимәләр үз сәламәтлекләрен кайгыртырга кирәклегенә тагын бер тапкыр инандылар.
Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *