Корбан чалу мәйданчыгын камилләштерү буенча беренче җыелыш

3 август көнне Чаллы шәһәренең үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында (Сидоровка бистәсе) Корбан бәйрәменә әзерлек буенча беренче киңәшмә узды. Киңәшмәдә Чаллы мөхтәсибәте, шәһәр ветеринария хезмәте җитәкчеләре, янгын сүндерү, полиция, шәһәрне яктырту, коммуналь хезмәтләр, шәһәрне яшелләндерү, шәһәр транспорты   предприятиесе җитәкчеләре катнашты. Аның барышында Корбан бәйрәменә карата нинди вазыйфалар үтәлгән һәм кайсылары үтәлмәгәнлеге билгеләнде. Икенче киңәшмә бер атнадан соң, ә соңгысы Корбан бәйрәменә ике көн калгач узачак.

Чаллыдагы Сидоровка бистәсендә урнашкан шушы мәйданчыкта корбан чалу йоласы бу елны 8 нче тапкыр башкарыла. Ул ел саен җентекләп әзерләнә һәм бәйрәм көннәрендә шушы урында якынча 2000-3000 сарык чалына.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *