Балаларның җәйге яллары актив үтә

Узган атнада Чаллы шәһәре “Нур-Ихлас” мәчетендә 9 яшьтән олырак малайлар өчен көндезге уку курслары үткәрелде. Балалар өйлә намазына хәтле дини дәресләр алдылар, төшке аштан соң төрле спорт уеннарында катнаштылар. Курсларның максаты булып сау-сәламәт, тәрбияле мөселман егетләрен тәрбияләү тора. Укуларга барлыгы 25 ир бала йөрде.

Шулай ук “Хәзинә” мөселман балалар клубында 5-7 яшьлек малай hәм кызлар өчен “Бәләкәч” исемле аланның, икенче агымы башланып китте. Алан 30нче июльдән 10нчы августка кадәр дәвам итә. Көн саен 3 тапкыр хәләл ашау (“икенче иртәнге аш”, “төшке аш” һәм “полдник” ) каралган. Аланда тәхфиз, гакыйдә, әдәп, гарәп әлифбасы, пәйгамбәрләр тарихы кебек дини тәрбия шөгыльләре, сәламәтләндерү чаралары, уеннар аша инглиз теле белэн танышу, милли рухта мастер-класслар үткәрелә. Шулай ук программага “хаҗга сәяхәт”дәресе кысаларында корбан бәйрәмгә сарык уенчыгын ясау, татар телендә әдәп дәресләре, әкиятләр уку, хәдисне ачыклаучы кечкенә әсәрләрне сәхнәләштерү, дини эчтәлектә шигырь ятлау, “индеецлар” квесты һәм экскурсияләр кертелгән. “Бәләкәч” аланы әти-әниләр белән бергәләп балаларның чыгышлары һәм чәй эчү белән тәмамланачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *