Ифтарда дини кичәләр

Кызлар өчен ифтар кичәләрендә дини-дөньяви очрашулар да оештырыла. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиева кызлар ифтарының кунагы булып китте. Иҗат кешесе кызларга үзенең “Ак читек” әсәре турында сөйләде. Гыйбрәтле дә, тормышчан да булган әлеге әсәр яшь буынга әхлак, әдәп, рухи тәрбия бирү ягыннан үрнәк булырлык. Язучының үзен күреп очрашу кызларга бик нык тәэсир итте. Алар Айгөлгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Язучылык һөнәренең серләрен сорадылар. ,,Язучыга язучы булу өчен ихласлык кирәк”,- дип җавап бирде әдибә. Үзе редакторлык итә торган “Ислам нуры” газетасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *