Чаллыда мөселман яшьләрен таныштыру хезмәте эшли башлады

Чаллы “Хәләл-Үзәге”ндә (Яңа шәһәр, 27/09А) “Мәрхәмәтле ярдәм” дип исемләнгән мөселманнарны таныштыру хезмәте эшли башлады. Аның белән  marhamatleyardam.com  адресы буенча бәйләнешкә  керергә була. Таныштыру хезмәте теләүчеләрне эш көннәрендә иртәнге 10 сәгатьтән кичке 18 сәгатькә кадәр кабул итә. Бирегә  мөрәҗәгать итүчеләр  анкета тутырып калдыралар. Аның нигезендә парлар сайлап алына.  Мансур әфәнденең әйтүенчә, мөселман әдәпләренә нигезләнгән мондый таныштырулар яңа гаиләләр төзелүгә ярдәм итәчәк. Биредә яшь парлар белән никах дәресләре уздыру, булачак гаилә әгъзаларына ир, хатын, балалар, ата-аналар хакларын аңлату да каралган.

Таныштыру хезмәте урнашкан бүлмә  матур итеп мөселман таләбе буенча җиһазландырылган, тел. 89027118080. Килүчеләрне Эльвира туташ Сабитова кабул итә.

9 февральдә Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, имам-мөхтәсибнең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Илназ хәзрәт Яхин, мөхтәсибәтнең “Хәзинә” клубы җитәкчесе Ләйсән Әхмәтова  мөселман яшьләрен таныштыру хезмәте белән таныштылар һәм аның эшен уңышлы оештыру буенча киңәшләрен бирделәр.

   Рәсемнәрдә: таныштыру хезмәте бинасында (сулдан уңга) Илназ хәзрәт, Мансур әфәнде һәм Әлфәс хәзрәт; арткы планда Ләйсән ханым һәм Эльвира туташ.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *