Тыңлаганга сабак бар…

27 декабрь көнне Тукай районының эчке эшләр бүлегендә “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин белән очрашу узды. Әлеге очрашу хәмер эчүне һәм үз-үзеңә кул салуны кисәтү, ягъни профилактика чаралары турында сөйләшү, бу сорауларга ислам дине күзлегеннән җавап эзләү максатыннан оештырылган иде. Ни кызганыч, алкоголизм да, суицид та бүгенге җәмгыятьтә еш очрый торган ямьсез күренеш булып тора, саннар да кимү ягына бару белән сөендерми.
Илназ хәзрәт үзенең вәгазен тормыштан алынган мисаллар белән баетып, үтемле итеп сөйләде. “Гөнаһлы гамәлләр белән үзебез үрнәк күрсәтәбез икән, халыкны яхшы якка үзгәртеп булмый. Әйтик, яңа ел бәйрәмнәрендә бала өйдә түземсезлек белән, сагынып, әтисен, әнисен көтә. Кабатлап әйтәм: әтисен көтә. Ә хәмер эчеп кайткан сәрхүшне, исерекне түгел! Үзең эчеп кайтып, балага “эчәргә ярамый, эчмә” дип акыл сатасың икән, үз гамәлең белән аны эчәргә өйрәтеп кенә калмыйсың, икейөзлелеккә дә өйрәтәсең. Бала ничек кабул итә: әһә, эчәргә ярый, тик “эчмә” дип сөйләргә кирәк, икән ди…”
Хәзрәтнең мәгънәле вәгазен залда утырганнар зур игътибар белән тыңлады. Сабак һәм гыйбрәт алучылар да булгандыр дип ышанасы килә…

Тыңлаганга сабак бар...

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *