Мөселман активы өчен шәһәр күләмендә ифтар

13 июньдә Чаллының “Аш-Су” ресторанында шәһәр мөселман активы өчен традицион ифтар мәҗлесе үтте. Анда 200 кеше катнашты. Мәҗлескә кадәр шәһәр имамнары җыелышы булды. Ул үз мәхәлләләрендә имам итеп сайланучыларга шаһәдәтнамә тапшырудан башланды. Бу күңелле эшне мөфтинең   мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча яңа  урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов башкарды. Җәмгысе 15 имам-хатыйб аның кулыннан яңа срокка шаһәдәтнамәләр кабул итеп алдылар. Шуны да әйтик, быелы сайлауларда шәһәрнең имамнар составы үзгәрмәде. Алар бу савапны эшне алдагы елда да дәвам итәчәк. Җыелышта катнашкан нәзарәт юристы Айрат хәзрәт  Билалов әйтүенчә, шаһәдәтнамәләр бер, ике елга бирелә. Аннары имамнарга аттестация үткәрү юлы белән аларның срогы озынайтылачак.

Яңа срокка вәкаләт алган имамнар үз чиратында шәһәр имам-мөхтәсибен сайладылар. Җыелышка бу уңайдан мөфти хәзрәт  тәкъдимен Мансур хәзрәт җиткерде. Бу вазыйфага кабаттан Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тәкъдим ителде. Имамнар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады  һәм аны яклап  бердәм тавыш бирде. Аннары җыелыш биш кешедән мөхтәсибәт Шурасы һәм өч кешедән ревизия комиссиясе составларын сайлады. Шуның белән ул үзенең эшен тәмамлады.

Имамнар җыелышы барган арада ифтарга җыелган халыкка “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Азат хәзрәт Шәрипов эчтәлекле вәгазь сөйләде. Мәҗлескә килүчеләрне    мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләделәр, Аллаһы ризалыгы өчен булган ошбу гыйбадәтне үтәүдә шәһәрдәшләребезгә  җиңеллекләр теләделәр. Алар шулай ук Әлфәс хәзрәтне имам-мөхтәсиб итеп сайлану, ә имамнарны шаһәдәтнамә алу белән котладылар.

Ахшам намазыннан соң авыз ачу мәҗлесе булды.

   Рәсемнәрдә : Мансур хәзрәт     иң яшь имамнарның берсе “Чишмә” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәткә шаһәдәднамә тапшыра; җыелыш бара; мәҗлестән күренешләр; Әлфәс хәзрәт чыгыш ясый; Мансур хәзрәт чыгыш ясый.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *