“Хәзинә” клубы 5 еллыгын билгеләде

Мөселман балаларының Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләүче “Хәзинә” клубы 20 майда үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. Төп чара шәһәрнең  2 нче санлы татар гимназиясе актлар залында барды. Биредә клубка йөрүче балалар үзләренең дини белемнәрен, туган телне белү дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Тамаша композиясе сәхнә күренешләренә бай итеп төзелгән, анда һәр балага бер аерым роль бирелгән иде. Балалар Коръән дә укыдылар, тәсбих тә тарттылар, балага исем кушу йоласын да башкардылар, чыгарылыш төркемен дә зурлап озаттылар. Чыгышлар арасында клуб тормышыннан видеосюжетлар күрсәтелде.

Клуб җитәкчесе Ләйсән Рамил кызы Әхмәтшина оешу тарихына тукталып болай диде: “Эшне балаларның җәйге лагерыннан башладык. Аны зур теләк, ихласлылык белән башкардык. Моны күргән ата-аналар балалары белән ел әйләнәсендә эшләвебезне теләделәр. Аларның безгә ышанычын, өмет белән каравын акларга кирәк иде. Чөнки мәчетләрдә кечкенә балалар белән эшләү авыр – алар өлкәннәргә комачаулык итәләр. Клуб шулай барлыкка килде. Әлбәттә, кыенлыклар да булды, бина таба алмыйча йөрдек. Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт мәчет мәдрәсәсе бинасына сыендырды. Икенче бинабызны эшмәкәр Марсил Мирзанур улы бирде. Хәзер ике бинада 11 төркемебез эшли. Балалар белән эшләүгә 20дән артык хезмәткәр – мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, бала караучылар җәлеп ителгән.”

Клубка 1-2 яшьлек балалардан алып 13 яшькә кадәргеләр шөгыльләнә. Мәсәлән, 1-2 яшьлек сабыйларга ана телендә үстереш дәресләре бирелә. 2-3, 3-4 яшьлекләр Ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Аннан өлкәнрәкләр “Мин динемне яратам” прогаммасы буенча укый. Дәресләр яңача методикаларга таянып уеннар белән бергә бәйләп алып барыла. “Мин динемне яратам” программасы буенча Минзәлә районы Яңа Байлар авылында җәйге айларда шөгыльләнүче төркем дә бар.  Клубта тәрбияләнүчеләр,  мөгаллимәләр  республика, шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә призы урыннар яулыйлар.

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин чарада чыгыш ясап болай диде: “Мондый клублар әле республикабызда юк дәрәҗәсендә. Ләйсән ханымның бу башлангычы (ул үзе шәһәребезгә бер хәзинә) һәряклап хуплауга, яклауга мохтаҗ. Мин бүгенге юбилейны шундый чакыру дип тә кабул итәм.”

Чара барышында балаларга истәлекле бүләкләр, ә клуб хезмәткәрләренә Чаллы мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Аннары күңелле чәй эчү мәҗлесе булды.

   Рәсемнәрдә:  юбилей чарасыннан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *