Аксакаллар киңәшләште

2 февральдә Чаллы мөхтәсибәте каршында оешкан Аксакаллар шурасы үзенең бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Җыелыш барышында мәчетләр каршында эшләгән Аксакаллар шурасы рәисләре үз эшчәнлекләре хакында мәгълүматлар  бирделәр. Мөхтәсибәт каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе  “Туфан” мәчете имам-хатыйбы (җыелыш шушы мәчеттә узды) Равил хәзрәт Нуруллин белдерүенчә, бер ел элек төп бурыч булып барлык мәчетләр каршында да Аксакаллар шурасын оештыру бурычы торган. Һәм ул уңышлы үтәлгән. Икенче бурыч – эшне планлы оештыру, мәчет картлары дәрәҗәсен күтәрү. “Без  имамнар җитәкчелегендә имамнар рөхсәте белән эшләргә тиеш. Бурычыбыз имамнарга дин-тәрбия эшләрендә булышлык күрсәтү,”- диде Равил хәзрәт үзенең кереш сүзендә.  Аксакаллар шурасы рәисләре хәбәр иткәнчә, мәчетләрдә   бу юнәлештә инде эшләр шактый уңышлы башланган. Мәсәлән, “Ихлас” мәчетендә яшьләр мәчет картларын хөрмәтләү мәҗлесе уздырганнар, мәҗлестән соң автомашиналарында аларны өйләренә алып кайтып куйганнар. Мәчет картлары өчен Коръән мәҗлесләрен уздыру буенча укулар оештырылган. Үткән дәресләрнең берсенә анда белемнәрен күтәрүче бабайлар вәгазь язып алып килгәннәр. Мәчет имам-хатыйбы аларның вәгазьләреннән бик канәгать калган. “Кәүсәр” мәчетендә бабайлар эчке тәртипне булдыру юнәлешендә эшли башлаганнар. “Туфан” мәчете картлары мәчет тарихын барлау эшенә тотынган. “Тәүбә” мәчетендә җәмәгать көче белән мәчеткә агымдагы ремонт бушлай үткәрелгән. Барлык мәчетләрдә дә диярлек мәхәллә территориясендә яшәүче мохтаҗ кешеләрне ачыклау буенча эш башланган, аларның кайберләренә матди ярдәм күрсәтелгән.

Аксакаллар шурасы рәисләренең шундый  киңәшмәләрен квартал саен үткәреп барырга килешенде. Аларда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалачак, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу булачак.

Аксакаллар җыелышында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Җыелыш ахарында Аксакаллар хөрмәтенә  аш мәҗлесе уздырылды.

            Рәсемнәрдә: җыелыштан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *