Төп сөйләшү – мәчет картларын активлаштыру, аларга хөрмәтне арттыру турында

1 декабрьдә Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул мәчетләрдә дини эшләрнең торышы һәм Мәүлид аен уздыру мәсьәләләренә багышланды.

Сөйләшү барышында мәчет картларының ролен күтәрү, алар аша югала башлаган дини гореф-гадәтләребезне торгызу (бабайларны намазда беренче сафка бастыру, ике кул белән күрешү, дога кылганда йөзне сыпыру, мәчет картлары өчен аерым дәресләр уздыру һ.б.) хакында җитди сөйләшү булды. Имамнар алдында мөхтәсибәтнең аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин да чыгыш ясады.

Имамнар җыелышында Мәүлид аен зурлап Сара Садыкова исемендәге шәһәр концертлар залында 24 декабрьдә Мәүлид кичәсенә багышланган зур театральләштерелгән тамаша үткәрергә килешенде. Шулай ук яшьләр арасында Мәүлидкә багышланган чаралар оештыру өчен җаваплылар билгеләнде.

Рәсемдә: җыелыш бара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *